Туган телем
Төрле телләр, бәхәсләшеп,
Ят итсәләр бер-берсен,
Бер чеметем тозга манып,
Икмәк ашыйм бер телем!
Телем - шул ук туган илем,
Җирдә телсез ил булмый.
Телен йоткан шамакайга
Тел күрсәтеп, тел булмый!
Татар - минем туган телем.
Туган телгә юк үлем!
Телең белән ачыла, халкым,
Чишмәдәй саф күңелең!..
Телем-телем киссәләр дә,
Яшәрсең, ана телем!
Телем минем - шул ук туфрак,
Каберемдә үскән гөлем!..
Мин — тукучы
Сүзләр эрлим,
киләп сарам сүзләрдән;
сүз тәрәшлим,
керешләрен керештерәм,
эзен китерәм эзләргә.
Сүз җебеннән җырлар тукыйм.
Телем - җырлар станогы;
шүреләрем, сосаларым,
өлгеләрем, кысаларым -
туган телем осталыгы!
Биеп тора шүреләрем,
җемелдәтеп буяуларын:
яшел җебе - яшь көннәрем,
зәңгәр җебе - хыялларым,
кызыл җебе - шатлыкларым,
сары җебе - сагышларым...
Сүсләр түгел,
сүзләр талкыйм -
җилләр ала талкышларын...
Шигырьләрем - рух авазым,
сездә - уңыш-табышларым...
Сездә - ялгышларым!..
Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)