Каз йолкыйлар кызлар
Билелдәшеп бәбкәдәй дә, тышта карлар тәңкәли.
Өйдә казлар, өйдә кызлар — керми китсәң, үпкәли.
Тупсагыздай аша үткәч, мамык кунды мыекка.
Ямьләсен казлар табынны, какланмасын кыекта.
Башланды каз өмәләре! Оча каурый иләккә!
Таушалмаган мәрмәр сыман казлар ята беләккә.
Йолкый кызлар, каз йолкыйлар, бармагың чылатып ал!
Уч төбендә пар аккошның язган әманәте бар!
Бит очлары уймак чакыр, чакырлары алсудан.
Буянган алсу түгел ул, эчтә кояш балкудан.
Өйдә шау-гөр, өйдә шат җыр, хәлләре бетәр көлеп.
Бу мизгелдә шушы бер йорт-җирне яктырткан кебек.
Ө эш кыза... Йолкыдыңмы? Мин йолкыдым икене.
Сул күз кабаккаем тарта — гашыйк булдым шикелле...
Казлар әзер. Әйдә хәзер! Көянтәләрен асып
Киләләр урамнан кызлар, кыр казларыдай басып.
Елга өстен яшь боз өргән — тәрәзә пыяласымы?
Бозлы суда кул өшетми казлар юаласыңмы?
Кинәттән кызлар дерт итте, әллә күзгә күренә?
Егетләр җыр яңгыратты Шәрифҗан күпереннән:
«Ал тәгәрмәч, арт тәгәрмәч, барысы бергә әйләнә.
Без кызларга бәйләнмибез, кызлар безгә бәйләнә...»