«Татар теле өйрәнүчеләргә» китап автордан:
Кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен өстәмә ярдәмлек буларак язылды. Аны дәресләрдә өстәмә эшләү, өй эшләре һәм мөстәкыйль эшләр вакытында кулланырга мөмкин. Күнегүләр җыентыгы билгеле бер дәреслек белән генә эшләүне күздә тотмый. Игътибар үзәгендә татар теленең лексик байлыгы түгел, ә грамматик материал белән эшләү торганга, күнегүләрдә иң актив лексика гына кулланылды. Күнегүләр аппроксимация принцибы (ике телне берберсенә яраклаштыру) нигезендә язылды. Шуңа күрә татар телен камил белүчеләргә кайбер җөмләләр артык гади тоелырга һәм татарча матур яңгырамаска мөмкин. Бу тел өйрәнүнең башлангыч этабында туган кыенлыкларны җиңеләйтү максатында эшләнде.
Катлаулылыклары буенча күнегүләр билгеле бер эзлеклелектә тәкъдим ителә. Күнегүләр иң гади биремнәрдән башлана. («Үрнәк буенча төрләндерегез».) Бу күнегүләр таблицаларны, кагыйдәләрне кулланып эшләүне күздә тота. Иң катлаулы эш — русчадан татарчага тәрҗемә итү. Ул укытучыга укучыларның грамматик материалны үзләштерү дәрәҗәсен күзалларга мөмкинлек бирә.
Грамматик материалның катлаулылыгын исәпкә алып, рус телле укучыларга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм йөзеннән, шулай ук укытучылар соравы буенча кагыйдәләр рус телендә бирелә.
Җыентыкка материал туплауда ярдәм иткәннәре өчен, Чаллы шәһәренең татар теле укытучылары Шэрифуллина Гөлфия Котдус кызына һәм Хәйруллина Рәмзия Миргазиян кызына зур рәхмәтемне белдерәм.