- Подарки к заказам от 999 руб.
- Бесплатная доставка от 900 руб.
Әлеге китапка татар халык җырлары белән бергә сүзләрен яки көен халык иҗат иткән кайбер композитор һәм шагыйрьләрнең дә җырлары туплап бирелде.
- Книжное издание.
- Код товара BOOK-0148
Әлеге китапка татар халык җырлары белән бергә сүзләрен яки көен халык иҗат иткән кайбер композитор һәм шагыйрьләрнең дә җырлары туплап бирелде.
Составитель Шакирова Рамзия Нуретдинова
| ||
Алым жәл түгел сиңа,
Гөлем жәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сиңа.
Алларым диям сине,
Гөлләрем диям сине;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаннарым диям сине.
Әрәмәдә карама,
Карамада кондыз бар;
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдыз бар.
Салкын сулар сибеп кенә
Үстерәм гөлләремне.
Серләремне сөйләр идем,
Тынласаң серләремне.
Кушымта:
Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.
Гөлләремнең ал чәчәге
Тан нурында балкыды.
Мәңге сүнмәс булыр инде
Сөюемнең ялкыны.
Кушымта
Тәрәзәгә үреләсең,
Гөлләргә күмеләсең;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм,
Син матур күренәсең.
Кушымта
Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре;
Әле дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.
Кызарып кояш чыкканда,
Нурлар төшә түтәлгә;
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.
Урман буе салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым;
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез дип уйладым.
Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.