MP3. Тылсымлы мизгел. Г.Якупова балалар жырлары (+караоке)

Детские песни на мелодии Якуповой Гульнары Раисовны. Уникальность сборника в том, на диске так же имеются караоке-версии (минусы), а в красочном буклете, который прилагается к альбому, имеются тексты всех песен.

  • Сборник.
  • Код товара MP3-0161
  • Лицензионный ДИСК

Содержание диска «Песенки на татарском языке»

  1. «Сарман юллары» 
    Гөлнара Якупова көе, Дамир Гарифуллин сүзләре. Башкаручы Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинова.
  2. «Әюп авылы җыры» 
    Гөлнара Якупова көе, Нур Сәед сүзләре. Башкаручы Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинова.
  3. «Яратам» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы Алинә Мөхәммәтдинова.
  4. «Курыкма, тимим» 
    Гөлнара Якупова көе, Шәүкәт Галиев сүзләре. Башкаручы «Шаяннар» балалар ансамбле. Җитәкчесе Гөлназ Мортазина.
  5. «Балаларны саклау көн» 
    Гөлнара Якупова көе, Шәүкәт Галиев сүзләре. Башкаручы «Шатлык» балалар ансамбле. 
    Җитәкчесе Гөлназ Мортазина, Гөлнара Мөхәммәтдинова. «Тургай» 
  6. Гөлнара Якупова көе, Әзһәр Габиди сүзләре. Башкаручы Алинә Галиева. Җитәкчесе Гөлүсә Галиева.
  7. «Пар чишмә» 
    Гөлнара Якупова көе, Әхнәф Гәтауллин сүзләре. Башкаручы Элвина Гобәйдуллина. Җитәкчесе Рәисә Фәртдинова.
  8. «Кайтып керегезне» 
    Алинә Мөхәммәтдинова көе, Гүзәл Галимуллина сүзләре. Башкаручы Алинә Мөхәммәтдинова.
  9. «Бәхетле буласын килсә» 
    Гөлнара Якупова көе, Люция Зиннурова сүзләре. Башкаручы Гөлнара Якупова-Мөхәммәтдинова.
  10. «Тылсымлы мизгел» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы Гүзәл Фәйзулпина. Җитәкчесе Резеда Хаҗиева.
  11. «Бие әле» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы «Шатлык» бәлаләр ансамбле. Җитәкчесе Гөлназ Ләтыйпова.
  12. «Билгесез солдат» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы Ләйсән Миннәхмәтова. Җитәкчесе Гөлназ Латыпова.
  13. «Әниемә җыр» 
    Алинә Мөхәммәтдинова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы Алинә Мөхәммәтдинова.
  14. «Яз бүләкләр тарата» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы Алинә Мөхәммәтдинова.
  15. «Хәерле көн» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы «Бүләк» триосы. Җитәкчесе Гөлназ Латыйповә.
  16. «Минем авылым язы» 
    Алинә Мөхәммәтдинова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы Алинә Мөхәммәтдинова.
  17. «Шатлык» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре. Башкаручы «Шатлык» балалар ансамбле. 
    Җитәкчесе Гөлназ Латыпова, Гөлнара Мөхәммәтдинова.
  18. «Курай» 
    Гөлнара Якупова көе, Вәсимә Хәйруллина сүзләре.  Башкаручы Алинә Галиева. Җитәкчесе Гөлүсә Галиева.

+18 караоке песен

Аранжировщик Әнәс Мәрданшин

«Балачак» дигән тылсымлы мизгел

Сарман буйларында кошлар сайрый,
Сарман буйларында тирәктә...

Әнә шулай дип җырлыйлар безнең төбәк турында. Сарманлыларның тирәгендә генә түгел, йөрәгендә дә сандугач сайрый, район туграсына да юкка гына сары сандугач кунакламаган. Бездә сабыйлар да елап түгел, җырлап туадыр.

Шундыйларның берсе бу китапка тупланган җырларның көй авторы - Сарман кызы - Голнара Рәис кызы Якупова. Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаганнан бирле балалар белән эшли, татар җырына, моңына мәхәббәт тәрбияли, җырлар аша сүз тәмен, көй ямен белергә өйрәтә.

Нәниләрне бик тә яратуы, аларның, нечкә күңелен яхшы аңлавы аның язган һәр җырында тоемлана. Күкрәп торган ямь-яшел җәйге табигать, бүләкләр өләшеп йөрүче яз, өрфиядәй жиңел зәңгәр һава, бәллүр бизәкле кыш аһәңнәре... Табигатьнең шушы муллыгын күңел түрләренә салып, әле хәзергә тылсымлы мизгел - балачакта яшәүче нарасыйлар... Шушы гүзәллек белән рәттән Ватан, туган җир, эти-әни, мәктәп, белемгә мәхәббәт турында да автор җитди уйлана, уңышлы әсәрләр яза.

Гөлнара Якупованың җырлары тематикасы киң, кәйләренең яңгырашы, аһәңе төрле, шактый катлаулы, аларның күбесе 2-3 тавышка язылган. Аның шәкертләре укытучыларының иҗат җимешләрен район гына түгел, республика күләмендә тамашачыга җиткерәләр, төрле конкурслар­да катнашып, алдынгы урыннар алып, Сарман сәнгать мәктәбе данын күтәрүдә саллы өлеш кертәләр. Яшь композиторның җырларын республикабыздагы балалар бакчаларында, мәктәпләрендә, мәктәптән тыш тәрбия бирү учреждениеләрендә яратып җырлыйлар.

Гөлнара җырның сүзләренә бик таләпчән. Бу аңлашыла да. «Бала күңеле - пыяла, саксыз тисәң, уала» - диләр. Җыр бит ул бик көчле тәрбияче, аның һәр сүзе урынлы, аңлаешлы, шигыре камил рифмалы булып, үзе җырга соралып торырга, йөрәккә тәэсир итәрлек булырга тиеш.

Сарман төбәгенең талантлы сандугачы Г.Р.Якупованың икенче китабы дөнья күрә. «Сарман юллары» җыр җыентыгы бик тиз таралып бетте, Р.Нэгыймов, Р.Гатауллин, В.Әхмэтшин кебек танылган композиторлардан югары бәя алды. Яшь композиторның яшь башкаручылар өчен язылган эле дулкынлы, әле дәртле агышы, ихлас хисләр белән өретелүе «Тылсымлы мизгелдә» дә сезне җыр дөньясына дәшәр, тылсымлы мизгелләр бүләк итәр, дип ышанам. Әнисенә ияреп, җырлар яза башлаган кызы Алинәнең өч җыры да сезнең күңелләргә хуш килер.

Мондый өметле яшь үсентеләр булганда Сарман төбәге талантларга саекмас, балалар үз телен, үз җырын, үз моңын тыңлап, җырлап үсәр.

Вәсимә Хәйруллина, Россиянең атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы





Штрихкод / ISBN
4604507005061
Вес (грамм)
73
Тип упаковки
Jewel case
Формат
MP3 CD
Длительность (мин)
99
Количество треков
36
Частота
44.1 Khz, Stereo
Битрейт (kbps)
256
Год издания
2012
Язык
Татарский
Издатель
Студия «Аксу»
Исполнитель
Детям
Несколько (Сборник)
Стиль
Программа для детей
Караоке
Популярная музыка
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Отзывы

5 Stars
Волшебная музыка! Действительно, татарский, космический "мон". Очень жаль, что никогда раньше не слышала Зулю Камалову. Она великолепна!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top