7% скидка и брелок, мини-шамаиль, чётки или другой мусульманский сувенир в подопри при предоплате на сайте (банковской карта, ЮMoney или ApplePay).
Автор: Фәния Хуҗахмәт (Фания Хужахметова)
“Татар мөселман календаре” - менә шул гамәлнең ачык мисалы. Календарьның баш мөхәррире Фәния Хуҗахмәт җитәкчелегендәге команда бу максатка ирешкән. Милли мохит һәм рухның дин белән бәйләнеше хакындагы кызыклы материалларны да туплап биргән. Ислам дине белән кызыксынучылар өчен Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Иске Таш мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның үтемле вәгазьләре, Кабанарты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин язмалары һәркемгә барып җитәрлек, тормышчан итеп җиңел тел белән бирелгән.
“Татар мөселман календаре”н үзендә булдырган кешеләр Изге Рамазан аен, хаҗ гыйбадәтен җиңеллек белән узачак. Дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәртурында мәгълүматлы булачак. Баланы тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләүдән алып васыятнамә, мәетне соңга юлга озату, өчесен, җидесен, кырыгын уздыру зарурлыгы, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, шул исәптән, икенче хатын алу, катнаш никахларга Исламның карашы кебек әхлакый мәсьәләләр күтәрелгән.
Мөселманнар өчен Яңа ел бәйрәм саналамы? Туксанынчы еллар башында Коръәнне рус теленә шигъри тәрҗемә ясаган Валерия Порохова белән “Татар мөселман календаре” баш мөхәррире Фәния Хуҗахмәтне ни бәйли? Болар хакында – “Татар мөселман календаре”ндә.
Догалар, хәдисләр, гамәли сорау-җаваплар, авыл шартларында мәхәллә халкына дин гыйлеме бирү, Пәйгамбәребезнең дәгъват ысулларын да биредә табарга мөмкин.