Балалар, мөгаен, сезнең һәркайсыгызның да яраткан уенчыгы бардыр. Бәлки әле, икәү, хәтта бишәүдер. Минем, мәсәлән, бәләкәй чакта яраткан уенчыгым өчәү иде: Гена исемле бик зур резин крокодилым, Галя исемле кечкенә пластмасс курчагым, аннары — Чебурашка дигән мәзәгрәк исемле килбәтсез бер плюш җәнлегем. Чебурашканы уенчыклар фабрикасында ясаган булсалар да, аны шулкадәр начар итеп ясаганнар, хәтта аның кем икәнлеген дә аерып булмаслык иде. Кем иде соң ул: куянмы, этме, песиме, әллә инде Австралия көнгерәсеме? Күзләре ябалакныкы кебек зур, сары, башы куянныкыдай йомры, койрыгы исә нәни аю балаларыныкы кебек кечкенә генә, йомшак. Әти-әнием Чебурашканы әлегәчә фәнгә билгеле булмаган, эссе тропик урманнарда гына очрый торган җәнлек дип аңлаталар. Мин баштарак фәнгә билгеле булмаган бу Чебурашкадан бик курка, шуңа күрә аның белән бер бүлмәдә калырга да теләми идем. Торабара гына аның бу шикле кыяфәтенә ияләштем, крокодил Гена белән пластмасс курчак Галяны яраткан кебек үк ярата да башладым. Ул вакыттан соң күп гомерләр үтте, ләкин мин үземнең кечкенә дусларымны барыбер хәтерлим, шуңа күрә алар турында тулы бер китап та язып чыктым. Әлбәттә инде, китапта алар уенчык түгел, тере җан ияләре булачак.
- Штрихкод / ISBN
- 978-5-298-03612-2
- Вес (грамм)
- 300
- Тип
-
Литературно-художественное издание
- Иллюстрации
-
Цветные
- Страниц
-
80
- Формат издания
-
84x108/16 (21x27x1см)
- Тираж
-
2750
- Переплёт
-
Твердый
- Бумага
-
Офсетная
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!
Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.