Балалар өчен җырлар (Саида Валиди)

«Песни для детей» нотное издание. Композитор Сәйдә Вәлидинең әлеге китабына төрле елларда иҗат ителгән балалар өчен җырлары туплап бирелде. Җыентык балалар бакчалары, музыка мәктәпләре һәм училищелары өчен тәкъдим ителә.

Кереш сүз

Сәйдә Вәлиди — бүгенге көндә балалар өчен җырлар иҗат итүче иң актив авторларның берсе. Күренекле Вәлидиләр нәселенең (шәхес культы корбаннары Җамал Вәлиди һәм Садри Җәләл — әнисенең туганнары; Апае район үзәгендәге урамнарга аларның исемнәре бирелде) вәкиле — Сәйдә Усман кызы, бар күңелен биреп, татар милли сәнгатенә хезмәт итә.

Җыентыкка кергән җырларның тематик һәм жанр төрлелеге сокландыра: мондагы калейдоскопта Шәрекъ гүзәленең («Шәхрезадә») һәм мәшһүр композиторыбызның («Зәңгәр күзле Сәйдәш») образлары да чагылып үтә, тырыш бал кортларының гөжелдәүләре («Бал татлы») күке тавышы белән алышына («Кошчык»), ә бишек тибрәткәндәге авазлар («Бәллү») джаз ритмнарына урын бирә («Джаз, джаз»).

Биредә әйтерсең лә кечкенә герой төрле үсеш этапларын үтә. Композитор безне сабыйның, әйләнә-тирәдән алган тәүге тәэсирләре белән таныштырганнан соң («Әтәч», «Бака-бакакай»), дөньяны акрынлап танып белә баруын күрсәтә. Баксаң, бу дөнья бик кызыклы һәм төрле икән: анда Яңа ел белән чыршы да («Балкып кабын!»), джаз һәм футбол да («Футболчы җыры»), Иделнең биек яры да («Ослан — тау ягы»), «Ватан» дигән төшенчә белән горурлану да бар, шулай ук ул Аллаһы турында күңел түрендәге яшерен сер («Якыная Ходай!»), әнигә мәхәббәт («Әни йоклый»), үсмернең беренче гашыйк булуы («Зәңгәр сирин», «Беренче чәчәкләр») кебек хисләр белән тулы. Бер үк вакытта бу җырларда табигатькә сак карашны тәрбияләүче Шәфкатьлелек төсмере ачык яңгырый («Чишмә таптым», «Кошчык»).

С.Вәлидинең бу әсәрләре сәнгатьлелек һәм хәтергә уелып кала торган аһәңлелеге, ачык образлылыгы һәм милли колориты, күтәренке рухлы булуы һәм югары профессиональлеге белән аерылып тора. Композитор сабыйның күзаллавын тудыручы һәм аңа образны тулы ачып бирергә ярдәм итүче табышларны фортепиано партиясендә мул куллана. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: С.Вәлиди баланың тавыш мөмкинлеген белеп эш итә һәм, уңайлы урта диапазон һәм примар тоннарны файдаланып, тавышның иң уңышлы ягын күрсәтергә омтыла. Авторның җыр өчен текст сайлау һәм шигырь эчендәге музыканы ишетә алу сәләте дә игътибарны җәлеп итә. Әлеге җыентыкта С.Вәлидинең Г.Тукай, Р.Гәрәй, Р.Миңнуллин, Р.Харис, А.Юнысова, Г.Зәйнашева, Э.Шәрифуллина, Р.Вәлиев һ. б.ның сүзләренә иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Композиторның биредә урын алган кайбер җырлары Казанның һәм республикабызның башка шәһәр сәхнәләрендә инде күп тапкырлар яңгырады. Укучыга тәкъдим ителгән бу китаптагы җырларның һәрберсе киләчәктә үз башкаручысын табар дигән теләктә калабыз.

М.П.Фәйзуллаева,
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор

Эчтәлек

  • Кереш сүз. М.П.Фәйзуллаева
  • Әнкәләр-бәбкәләр • Цыплятки. А.Юнысова сүзләре
  • Аю җыры • Песня медведя. А.Юнысова сүзләре
  • Бака бакакай • Лягушка. А.Юнысова сүзләре
  • Әтәч • Петушок. А.Юнысова сүзләре
  • Кар йомшак • Падает снег. Н.Гайсин сүзләре
  • Кояшлар булсын! • Пусть будет солнце! М.Гыймазетдинов сүзләре
  • Әни йоклый • Мама спит. Л.Шагыйрьҗан сүзләре
  • Көнбагышым • Подсолнух. Р.Гәрәй сүзләре
  • Кечкенә футболчы • Маленький футболист. Р.Шакирова сүзләре
  • Мактанчык малай • Хвастунишка. Р. Батталов сүзләре
  • Өянкеләр, тупыллар... • Ивы, тополя... Р.Миңнуллин сүзләре
  • Кура-кураем • Курай. Р.Миңнуллин сүзләре
  • Чишмә таптым • Родничок. Р.Гәрәй сүзләре
  • Ослан — тау ягы • Услон — горный край. Г.Хузятев сүзләре
  • Ватаным Татарстан • Отчизна Татарстан. Л.Шагыйрьҗан сүзләре
  • Якыная Ходай • Ты со мной, Аллах. Р.Миңнуллин сүзләре
  • Исәнме, Ай! • Здравствуй, месяц! X.Әюп сүзләре
  • Иман әлифбасы • Азбука совести. Л.Шагыйрьҗан сүзләре
  • Түгелергә торган күзләрең • Твои глаза. Д.Хәбибуллин сүзләре
  • Язгы моң • Весенняя песня. Ә.Гадел сүзләре
  • Зәңгәр сирин • Сирень. Л.Шәех сүзләре
  • Бәллү • Колыбельная. Дәрдемәнд сүзләре
  • Буран туе • Песня пурги. Ф.Бәширова сүзләре
  • Уртанчы кызыма • Моей доченьке. И.Гыйләҗев сүзләре
  • Шәхрезадә • Шахерезада. Р.Гаташ сүзләре, С.Вәлиди тәрҗемәсе
  • Бал татлы • Сладкий мёд. Н.Гайсин сүзләре, С.Вәлиди тәрҗемәсе
  • Куян куркак, диләр • Заяц-трусишка. Р.Корбан сүзләре
  • Зәңгәр күзле Сәйдәш • Голубоглазый Сайдаш. Р.Харис сүзләре
  • Кошчык • Птичка. Г. Тукай сүзләре
  • Джаз, джаз • Джаз, джаз. Р.Зәйнашева сүзләре
  • Саумысыз, тургайлар! • Здравствуйте, жаворонки! Р.Гәрәй сүзләре
  • Язлар аңа килешә • Весна всегда хороша. Р.Вәлиев сүзләре
  • Ак юллар • Белые дороги. Г.Сәгыйров сүзләре
  • Балкып кабын! • Гори, гори ясно! Э.Шәрифуллина сүзләре
  • Исәнме, Яңа ел! • Здравствуй, Новый год! Ә.Фазлыева сүзләре, С.Вәлиди тәрҗемәсе
  • Кышкы Казан • Зимняя Казань. Җ.Дәрзаман сүзләре
  • Энҗе карлар ява • Жемчужинки-снежинки. Г.Рәхим сүзләре
  • Зәңгәр җыр • Синяя песенка. Р.Харис сүзләре
  • Башкалам Казан! • Столица моя, Казань! Э.Шәрифуллина сүзләре, С.Вәлиди тәрҗемәсе
  • Беренче чәчәкләр • Первые цветы. Р.Гәрәй сүзләре

Автор турында

Сәйдә Вәлиди (Сәйдә Усман кызы Галиева) Казан дәүләт консерваториясенең музыка белеме факультетын тәмамлый. СССР ФАКФның Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИнең аспирантурасында укып, «А.С.Ключарёв - фольклорчы һәм композитор» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза һәм шул ук темага мәкаләләрен матбугатта бастыра.
1981-1983 елларда «Вечерняя Казань» газетасында музыкаль корреспондент булып эшли. 1983 елдан бүгенгә кадәр ул - Казан дәүләт мәдәният институтында концертмейстер.
1991 елда С.Вәлиди экстерн рәвештә И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының вокал классын тәмамлый. Медицина хезмәткәрләре мәдәният сараеның вокал түгәрәгенә йөри; 1994-1995 елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры хоры составында «Царская невеста», «Пиковая дама», «Фауст» һ. б. операларда катнаша.
Бер үк вакытта С.Вәлиди музыка иҗат итү белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә ул - алты җыентык авторы: «Чишмә таптым» балалар өчен җырлар (2004), «Казаным - шигъри азаным» үсмерләр өчен вокаль ансамбльләр (2004), «Бәхет кошы» җырлар һәм романслар (2011) җыентыклары, солист, хор һәм оркестр өчен алты өлештән торган «Болгарымнан» вокал циклы (2015) һ. б.
Татарстан телерадио комитеты фондына композиторның «Казанымның җиде капкасы» һәм «Дала хәтере» (М.Галиев сүз.), «Атлантида» (Н.Арслан сүз.), «Алтын Урда» (Р.Миңнуллин сүз.), «Тукай иртәсе» (Г.Афзал сүз.) кебек дистәдән артык җыры кертелгән.
Ул иҗат иткән әсәрләр Казан һәм республика күләм бәйгеләрдә призлы урыннар ала.

Об авторе

Саида Валиди (Саида Усмановна Галиева) окончила Казанскую государственную консерваторию по специальности музыковедение. Училась в аспирантуре при ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова КФАН СССР, где написала диссертацию «А. С. Ключарёв - фольклорист и композитор», по теме которой имеется ряд публикаций.
В 1981-1983 гг. работает музыкальным корреспондентом в газете «Вечерняя Казань».
С 1983 г. по сегодняшний день С.Валиди бессменный концертмейстер в Казанском государственном институте культуры.
В 1991 году экстерном заканчивает музыкальное училище им. И.В.Аухадеева по классу вокала. Любовь к пению приводит её в кружок вокала при Доме культуры медработников, а в 1994-1995 гг. - на сцену оперного театра им. М.Джалиля, где в составе хора она выступает в таких операх, как «Царская невеста», «Пиковая дама», «Фауст» и др.
Одновременно С.Валиди сочиняет и песни. На сегодняшний день она - автор шести сборников вокальной литературы. Среди них сборник для детей «Чишме таптым» (2004) и сборник вокальных ансамблей для юношества «Казаным - шигъри азаным» (2004), сборник песен и романсов «Бехет кошы» (2011) и вокальный цикл «Болгарымнан» в шести частях для солистов, хора и оркестра (2015).
В художественный фонд гостелерадиокомитета Татарстана вошли десятки её песен, среди которых можно назвать: «Казанымның җиде капкасы» и «Дала хәтере» (сл. М.Галиева), «Атлантида» (сл. Н.Арсланова), «Алтын Урда» (сл. Р.Миннуллина), «Тукай иртәсе» (сл. Г.Афзала) и др.
Её песни занимают призовые места в казанских и республиканских конкурсах.

(International Standard Music Number) ISMN 979-0-706434-03-2





Штрихкод / ISBN
979-0-706434-03-2
Вес (грамм)
440
Тип
Нотное издание
Страниц
99
Формат издания
60x90/16 (22x28x1см)
Тираж
2000
Переплёт
Твердый
Бумага
Офсетная
Язык
Татарский
Издатель
Татарстан китап нәшрияты (Татарское книжное издательство)
Год издания
2017
Рецензий пока никто не написал. Будьте первым!


Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.

Отзывы

5 Stars
Айдар Галимов - самый классный артист на татарской эстраде!! Жду с нетерпением каждый его альбом. Спасибо за то, что даете возможность получать его диски. У нас нет магазинов с татарской музыкой. Рәхмәт!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top