Книга «Вместе весело играть!» на татарском языке
Развивающие игры для детей дошкольного возраста. Методическое пособие для воспитателей и психологов детских садов.
Автор-составитель Закирзянова Люция Альфатовна
Иллюстрации Ольги Яриковой
Кереш сүзләр
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы уеннар курсыннан дәресләр баланың психик үсеше үзенчәлекләренә нигезләнеп төзелә һәм балаларны мәктәпкә әзерләүгә юнәлдерелә. Ул, беренче чиратта, түбәндәге эш төрләрен күздә тота:
- Булачак укучының танып белү активлы гы нигезен билгеләүче кызыксынучанлыкны үстерү.
- Өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу күнекмәләре уртак эшчәнлекнең һәм баланың социаль планда җайлашуының мөһим шарты булган аралашу сыйфатын баету.
- Эмоциональ хәл-халәтнең төрлелеген билгеләү мөмкинлеген үстерү.
- Әхлакый-ихтыяри сыйфатларны һәм үзүзең белән идарә итү мөмкинлеген үстерү.
- Баланың танып белү мөмкинлеген үстерү һәм камилләштерү.
- Баланың сөйләү-фикерләү мөмкинлеген, шулай ук төрле материалларны, әйберләрне гомумиләштерү, чагыштыру, янәшә куеп бәяләү күнекмәләрен үстерү.
- Баланың интеллектуаль һәм шәхси үсешенә китерүче иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
- Баланың кулларын язуга әзерләү һәм, нәтиҗә буларак аң-акыл функцияләрен баету максатында, вак моторика күнекмәләрен үстерү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәресләрнең эчтәлеге яшь һәм психологик үзенчәлекләргә нигезләнгән эш төрләрен үз эченә ала: уеннар, рәсем ясау, модельләштерү һ. б.
Дәресләр атнага 1—2 тапкыр үткәрелеп, 20—25 минут дәвам итә. Аерым төркемнәрнең эшләү мөмкинлегенә, тизлегенә, балаларның шәхси үзенчәлегенә бәйле рәвештә, дәресләрнең вакыты, төзелеше, күләме һәм эчтәлеге үзгәрергә дә мөмкин.