- Подарки к заказам от 999 руб.
- Бесплатная доставка от 900 руб.
Китапта татар әдәбияты классигы, күренекле шагыйрь Һади Такташның халык күңелендә яшәгән шигырьләре, поэмалары тәкъдим ителә.
- Книжное издание.
- Код товара BOOK-0216
Китапта татар әдәбияты классигы, күренекле шагыйрь Һади Такташның халык күңелендә яшәгән шигырьләре, поэмалары тәкъдим ителә.
Һәр кешенең үз Байроны, үз Пушкины, үз Тукае булган кебек, үз Такташы да була. Ул аңа еллар буе килә, якынайганнан-якыная, шагыйрьнең уйларын һәм ялкынлы хисләрен аңлаганнан-аңлый, ул яшәгән чорның таләпләренә төшенә... Шигырь — югары сәнгать әсәре генә түгел, беренчел мәгънәсендә каләм иясенең киләчәк буыннарга юллаган фикер тупламы, әйтер сүзе. Анда милли үзенчәлек, гасырдан гасырга, шагыйрьдән шагыйрьгә күчеп килгән милли код яшеренгән: тел, гореф-гадәтләр, мәдәният, тарих...
Такташ белән тәүге танышуым башлангыч сыйныфта белем алганда булды. «Караборынның дусты» хикәясен яратып укыганым хәтеремә сеңеп калган. Моннан йөз ел элек булган Октябрь инкыйлабы алып килгән бәла-казалар, җәмгыять төзелешен тамырдан үзгәртеп, яңадан корырга мәҗбүр иткән үзгәрешләр, чорның сәясәте, кызыллар — аклар көрәше авыл малае Әйдүк һәм аның дусты Караборын исемле эт язмышы аша ачыла. Аларны кызганып та, ахырда сөенеп тә куясың.
Карак мәче һәм артык кызыксынуы, үз вазифасына тугры булуы аркасында әби алдында «угры» исеменә «лаек булган» эт турындагы «Тәүфыйклы песи» шигырен кемнәр генә белми?! Аның эчтәлеге һәркемгә таныш.
Ахыры кавышу белән тәмамланган «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын, «Мокамай»ны, «Алсу»ны, «Ак чәчәкләр»не һәркем белә, аерым юлларын яттан хәтерли. Шагыйрь әсәрләре күңелгә бернинди тоткарлыксыз уза, аңга сеңеп кала. Балачакның, яшьлекнең якты бер хатирәсе кебек алар. Саф һава үпкәләрне чистарткан, тормыш матурлыгы дөнья мәшәкатеннән авырайган башны җиңеләйткән шикелле.
...Мәхәббәт
Ул — үзе иске нәрсә,
Ләкин
һәрбер йөрәк аны яңарта.
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...
...Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...(«Мәхәббәт тәүбәсе»)
Салкын карга басып, Алсу килә:
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...(«Алсу»)
Менә кайда ул чын танылу, халык мәхәббәте, чын шагыйрьлек!
Ә «Җир уллары трагедиясе» — шигърият һәм драматургиянең тыгыз бердәмлеге нәтиҗәсендә туган, ике агымның кушылуыннан барлыкка килгән, иң якты энҗе бөртегедәй ялтырап торган милли җәүһәребез.
Бөеклек әсәрләр саны белән билгеләнми. Аларның камиллегеннән, ихласлыгыннан, дөреслегеннән, матурлыгыннан барлыкка килә һәм еллар, гасырлар чиген узып, бүгенге көндә дә яшәвеннән туктамавы белән безне таң калдыра.
Шагыйрь, «Киләчәккә хатлар» дигән поэмасын язып, үзенә һәм иҗатына киләчәк гасырларда да яшәү юрап калдырган. Каләм иясе, бигрәк тә татар юрап китерә бит ул! Шулай булгач, шигърияткә соклану, аны аңлау, аңа төшенү белән беррәттән, ул әсәрләрне яшәтү дә безнең һәм киләчәк буыннарның бурычы оулып тора.
Без Такташны беренче чиратта шагыйрь, аннары драматург буларак беләбез. Ул ялкынлы публицист та. 1931 елда шагыйрь Актаныш районының Такталачык авылына командировкага килә һәм күмәк хуҗалык оешу вакыйгасын «Таң» дип исемләнгән очерклар циклында бәян итә. Бу хакта аның хатыны Гөлчәһрә Такташева-Мансурова болай дип искә ала: «Сыркыдыдан кайткач, без Актанышка киттек. Һади ул районга командировка сорап алды. Актанышта без минем энем Камил Мансуровта тордык. Һади, Актаныштан көн дә Такталачык авылына барып, «Таң» колхозы хакында очерк язып йөрде». Бу — аның соңгы сәфәре, ә Такталачык — минем туган авылым. Шунысы куанычлы: «Таң» күмәк хуҗалыгы бер гасырлык гомер бәйрәменә ныклы адымнар белән баруын дәвам итә...
Бу китапны төзегәндә мин шуңа игътибар иттем: Такташ шигърияте караңгылыктан яктылыкка килеп чыккан озын юл кебек. Күңелдә якты, матур, җылы хисләр уяткан әсәрләрне укуы рәхәт бит, кешенең асылы шуны сорый.
Кичәге матурлык бүген үлсә,
Бездә туа аның яңасы.
Безнең тупас куллар — киләчәктә
Туар матурлыкның анасы, —
дип яза шагыйрь, чал гасырларга ялкынлы сүзен яңгыратып, бөек халкыбызның, туган телебезнең, милли әдәбиятыбызның яшәячәгенә чын күңеленнән ышанып. Амин, шулай булсын!
Ленар Шәех
| ||
Рецензию могут написать только авторизованные пользователи.
Бик зур рахмят!!!