Рецензия на альбом Ильназа Сафиуллина «Мин яратам сине»

Илназны мин байтактан беләм. Р.Бикмуллин исемендәге фестивальнең даими жюри әгъзасы буларак, аның рус телендә иҗат иткән җырларына мин hәрвакыт югары билгеләр куя идем. Өч ел дәвамында ул безне яңа жырлары, матур тавышы, фәлсәфи җыр текстлары белән сокландырып, бу бәйгедә Гран-Прилар алып килде. «Бу егет татарча җырлый башласа, эстрадабызда «прорыв» булачак»,- дип уйлый идем мин ул чакта. Вакыт узды, Илназ татар җыр сәхнәсенә менде. Менэ, тәүге альбомы да чыкты.

Әмма, 52 минут 41 секунд озынлыктагы язманы берничек тә «прорыв» дип әйтә алмыйм. Кызганыч! Әйе, җырлар Илназга хас романтик рухта язылган, патриотизм да юк тугел. Тик, тупланган материалдан ясалма пафос hәм коньюктура исе килә, күп җырларда бертөрлелек хөкемсөрә (көй шул ук, сүзләр генә башка шикелле), ә алтынчы җырдан соң Илназнын җырлау манерасы алҗыта башлады. Төрле характердагы җырларны бер үк «придыхание» белән башкару минем колакларга сәеррәк шикле тоела. Жанр буенча да бу альбомны төгәл билгеләп булмый: блюз да тугел, рокопопска да ошамаган, бард музыкасыннан да ерак. Шул, мин белгән Илназмы соң бу? Әйе, тышлыкта аның сурәте, гитарасы да таныш… Тышлык дигәннән, ул стилистик яктан уйланылган, матур фотосурәтләр, сирәк кулланыла торган шрифт белән бизәлгән. Тышлыкка карата бер генә тискәре фикер туа, ул да булса, эчке якта урнаштырылган иҗади мәгълуматның «Барс Рекордс» дискларына гына хас булган шрифт белән җыелуы. Минемчә, анда да диск бизәлешенә алынган оригиналь шрифт кулланылса, тышлыкның сәнгать бизәлеше бөтенрәк булыр иде. Аннан, дебют альбом өчен 13 җыр (кабатлаулар белән) әзрэк; ә дискта күрсәтелгән www.ilnazmuzic.ru сайты әшләми. Дөресрәге, андый сайт гомумән юк! Булмаган сайтны рекламалауда нинди мәгънә?

Нәтижәдә, альбомны Венера Ганиеваның катнашуы, җырларның бертуктаусыз радиолардан яңгыратылуы hәм «Шагыйрь» җырына төшерелгән шактый уңышлы клипның телевидениедан ешрак күрсәтелүе генә коткара ала. Бәлки, Илназның дуслары да сату куләмен арттыруга өлеш кертә алырлар.

Иң шәп җыр: «Юллар» 

Иң начар җыр: «Мәмәтем» 

Нәтижә: * * * - эчтәлек //  * * * * * - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project» 

Отзывы

5 Stars
Отлично поют аж за душу берет моллдцы!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top