Мәликә «Dance Hits Remix», рецензия

Мәликә – XXI гасыр башы татар эстрадасының иң якты ачышы! Ул- татар җыр сәхнәсендә авангард башкаручыларының берсе. Авангардлык тышкы кыяфәтендә, тавышында, сәхнә имидженда, перфоманстакүренә. Бу дискка тупланган материал да югарыда әйтелгәннәрне тагын бер кат дәлилли.

Минемчә, бу CD аның дебют альбомына караганда купкә кызыклырак, музыкаль яктан сыйфатлырак, баерак килеп чыкты. Бию музыкасының төрле стильләрендә эшләнгән треклар (мондаpop, progressive, pumping house, classic club vocal house, eurotrance кебек музыка торләренең алымнары бар) Мәликәнең репертуар мөмкинлекләре, тынлаучылар аудиториясен тагын да киңәйтеп җибәрде. Альбомны бию ремикслары тәшкил итсәдә, бөтен трекларны да дискотекалар, клублар өчен яраклы дип әйтеп булмый. Бу яктан «Әле дәсөям», «Җавап көтәМәликә» җырларына Булат Җиhаншин hәм «Keep my heart»ка Fm Project ясаган эшкәртмәләр аерылып тора. Башка җырлар да яшьлэр куңеленәхуш килерлек, заманча рухта, актуаль яңгырашта яздырылган. Өйдәдә, эштэ дә, ялда да, машинада да бу ремикслар бертигез кәефле тыңланыла. Аеруча машинада. Тик, дискныңтулы тәмен татыр өчен сыйфатлы «акустика» кирәк.

Ахырда тышлыкка чыккан хата турында да әйтеп китми булмый. Альбомныңатамасында «remix» сүзе күплек санда булырга тиеш, ягъни «Dance Hits Remixes».

Иң шәп трек: «Өзмә миңа гөлләр», «Keep my heart» 

Иң начар трек: – 

Нәтижә: * * * * * - эчтәлек //  * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Подарила эту 2 рамки своему матурыму :) Он остался очень доволен. Гоняем теперь на его приоре с "татарскими мафиозными номерами" и слушаем татарскую музыку :)) Друзья улыбаются и оценивают шутку. Спасибо за хорошее настроение.
ps. Пришло действительно быстро.

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top