Рецензия на альбом «Мин көтәрмен…» ШаКура

Дөресен әйтергә кирәк, мин рэпны тирән яратучылардан түгел. Әмма бу жанрның татар музыкасына килеп керүе мине бик тә шатландыра. Татар җыр сәнгатенә хас булмаган музыка юнәлешләре, «масса»лар моны телиме теләмиме, кечкенә адымнар белән булса да, үз урыныннарын билгели башладылар.

Альбомның тышлыгын бизәү уе миңа ошады, эшләнеше – юк. Тышлыкның фронт-ягындагы логотип тырышлык белән ясалса да, минем тәмгә, готик шрифтлы хәрефләр гарәп бизәкләре hәм көнчыгыш розеткалары белән диссонанска керә. Уч астына Photoshop программасы ярдәмендә салынган «типа тату» тышлыкның стилистик бизәлешен «арзанайта», тәмсезләндерә. Дискны ачкач, тышлыкның эчке өлешендә hәм дискның үзендә, готик шрифт белән язылган тагын бер лого төшерелгән. Ә тышлыкның арткы ягы, гөмүмән, башка стильдә эшләнгән. Бер альбомга ике логотип, бер тышлыкка өч стилистик алынма нәрсәгә?

Рэп – «туры сукалаучылар», хак сөйләүчеләр музыкасы. Ләкин, «Мин көтәрмен» альбомы – рэп-музыканың иң йомшак чагылышы. Шәкүрнең рэп-текстлары «йомшак» җөмләләрдән, юаш фикерләрдән, мәхәббәт газапларыннан төзелгән. «Зур» рэперларга хас булган дөреслекне катгый яклау, сүз ярдәмендә протест белгертү, социаль көрәш кебек күренешләр бары тик бер генә юлда («Соңгы көннәр») ассызыклана. Шулай да, текстларда Шәкүрнең романтик эчкерсезлеге ошады. Тулаем алганда, альбом лирикага бай, шактый тыныч кабул ителә. Моны чакырылган башкаручыларның катнашуы белән дә аңлатып була. Алар исемлегендә С.Билалова, Мәликә, Ittifaq, Р.Гыйләҗева h.б.

Шунысы кызыклы, альбомны фон рәвешендә тыңлаганда, кайбер треклар француз рэпын хәтерләтә – Шәкүрнең уку интонациясе, манерасы Америка рэперларына түгел, ә афрофранцузларга якын. Музыкаль бизәлешкә килгәндә, фонограммаларга агрессивлык, dj-scratch’лар, «кара» музыка рухы җитеп бетми, әмма беренче рэп тәҗрибә өчен, алар яраклы. Гөмүмән, «Мин көтәрмен» - татар музыка индустриясендә беренче рэп альбом, беренче тәҗрибә hәм аны шактый уңышлы дип бәяләргә мөмкин.

Дискта, альбомга исем биргән 1 мин. 2 сек. озынлыктагы, яшерен юл бар. Бу трекның барлыгы җырлар исемлегендә теркәлмәгән, ләкин альбомны азагына хәтле тыңлаучылар аны ишетә алачак.

Иң шәп җыр: «Соңгы көннәр», «Дөнья, тукта» 

Иң начар җыр: «Көнләшү», «Туган көн» 

Нәтиҗә: * * * * - эчтәлек // * * *    - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

Отзывы

5 Stars
Хороший концерт! Отличный артист! Спасибо за быструю доставку,и за презент-магнит. Мелочь,а приятно!)

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top