Эчтәлек / Содержание
- Төзүчедән
- Җырлар, юаткычлар
- Бишек җырлары
- Гаилә
- Тән әгъзалары
- Өс-баш, аяк киемнәре
- Савыт-саба. Ашамлыклар
- Уенчыклар
- Машиналар
- Көз
- Кыш
- Яңа ел
- Яз
- Җәй
- Җиләк-җимеш
- Яшелчәләр
- Кыргый хайваннар
- Кошлар
- Йорт хайваннары
- Йорт кошлары
- Бөҗәкләр
- Чәчәкләр
Балаларга әти-әни җылысы, назы, игътибары бик кирәк. Әти-әнисе, якыннары белән сөйләшеп, җырлап, такмаклар әйтеп уйнап үскән балаларның телләре дә тизрәк ачыла, алар тирә-юньгә дә тизрәк ияләшәләр.
Сөйләм үсешендә бармак уеннары һәм сүзле-хәрәкәтле уеннар бик җитди урын алып тора. Баланың акылы хәрәкәттә үсә. Бөек педагог В. А. Сухомлинский: «Баланың фикер йөртү сәләтенең чыганагы бармак очларында урнашкан», - дип язган.
Чынлап та, балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул чуклары функцияләрен үстерүнең зур әһәмияткә ия булуы турында күп сөйлиләр. Гомеренең беренче көннәреннән үк бармак гимнастикасы ясаганда, аннары рәсемнәр төшергәндә, вак предметлар белән уйнаганда, баланың бармаклары мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнә. Болар барысы да аны матур язуга әзерли.
Сүзле-хәрәкәтле уеннар исә балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итә. Яңа сүзләрне, сүзтезмәләрне уен барышында тизрәк үзләштерергә булыша.
Бармак уеннарында да, сүзле-хәрәкәтле уеннарда да текстлар кыска булырга тиеш. Уеннар, шигырьләрне темага яраклаштырып сайлау отышлы. Әлеге китапта Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Н.Исәнбәт, X.Халиков, Р.Миңнуллин, Р.Харис, Р. Корбан, М.Фәйзуллина, Р.Вәлиева һ.б. шигырьләре кулланылды.
Җыентык ата-аналарга, тәрбиячеләргә бик файдалы булыр дип ышанабыз.
Составитель: Давлетшина Лилия
Художник: Вазиева Миляуша
Для чтения взрослыми детям.