Җиде туган-тумача
(Такмак-табышмак)
Атнада җиде туган -
Берсеннән-берсе уңган.
Базга төшеп, Дүшәмбе
Алып менгән бәрәңге.
Урап кайтып чишмәне,
Су китергән Сишәмбе.
Тырышкан Чәршәмбе дә:
Бәрәңгене әрчегән.
Пәнҗешәмбе табага
Аны ваклап тураган.
Чыралар телеп, Җомга
Ут кабызган утынга.
Кыздырып майда, Шимбә
Бәрәңгене пешергән.
Таба төбен кырдылар,
Мине дә чакырдылар.
Истән чыккан Якшәмбе,
Ә ул нәрсә эшләде?
Әзерләгән Якшәмбе
Табышмакның иң шәбен.
- Исемнәребездән, - ди, -
Уртак хәреф эзлә, - ди.
Ишеткәнемне сезгә
Түкми-чәчми җиткезәм.
Шул хәрефне табыгыз,
Миңа хатлар языгыз.
Бер айга ел сыямы?
«Теләк сүзенә «тел» кергән,
«Кояш» сүзенә – «оя».
Нинди ай эченә, әйтче,
Тулаем бер ел сыя?
Татлы йөк
Чикләвек безнең якта
Бик күп була куакта.
Бар ризыкка карата
Чикләвекне ярата
Бала-чага да, карт та...
Әнә бүген дә Гата
Атланып ак юртакка,
Урманнан кире кайта.
Чикләвек җыеп байтак,
Тутырган дәү рюкзакка.
Мактыйсың килсә, макта,
Мактарлык булган чакта:
Йөк кимесен дип атка,
Авыр рюкзакны Гата
Үз җилкәсенә таккан.
Урман урап арсак та,
Файдаланып форсаттан,
Сорап калыйм шул хакта:
Күрсәтелгән очракта
Җиңеләерме атка?