Бәби
Асты диңгез, өсте нур.
Кунак килде, чыгып алыгыз:
Аягы бар — йөрми,
Күтәрмичә өйгә керми.
Бәби, бишек, имчәк
Биек таудан илче килгән, ди,
Илчеләренең саны юк,
Илче менгән атның җаны юк;
Илчегә ике куй биргәннәр, ди,
Куйларының ите бар, тиресе бар,
Сөяге юк.
Имчәк сөте имү
Табакка төшми,
Аны ашамаган кеше үсми.
Ак җимеш,
Өстәлгә куелмый,
Үзен һәркем ашый.
Ике тубырчык,
Килеп кунды сыерчык.
Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.
Бишек
Күктән тубал сәленгән
Төшә-төшә, җиргә җитми,
Менә-менә, күккә җитми.
Зыр-зыр итә, зырманит итә,
Ләксәй китә, Күстә китә,
Баганага бәйли китә.
Бишек пружинасы
Түбәсеннән астым,
Койрыгыннан бастым.
Бишектәге бала
Югары менәр һү-һү,
Түбән төшәр һү-һү,
Уртасында былбыл кош
Сайрыйдыр ла һү-һү.
Су тегермәне
Су буенда бүре улый.
Караңгыда кабан мыркылдый.
Утыра әби елгада,
Аякларын асып елгага.
Чарык
Армас, талмас,
Аягын судан алмас.
Чарык калаклары
Бере керә, бере чыга,
Ардым-талдым, дияләр.
Җил тегермәне
Зыр-зыр, зыр имән,
Ник зырылдый бу имән.
Газраилләр багып тора,
Җәбраилләр кагып тора.
Ай, зыр имән, зыр имән,
Ник зырылдый бу имән? —
Алтмыш агач ботагы,
Сиксән егет йөрәге.
Мөгри-мөгри мөгрәгән,
Мөгезен күккә терәгән;
Аш та ашаган, туймаган,
Таш та ашаган, туймаган,
Җилсез күңел куймаган.
Дүрт канат, алты аяк,
Аны белмәгән кешенең
Аркасына тал таяк.
Гомере буе канатлары белән кагына, ләкин үзе очып китә алмый.
Пыр-пыр итәр, очалмас.
Канаты гар булса да,
Һич тә оча алмыйдыр.
Тәгам күпме җисә дә,
Һич тә туя алмыйдыр;
Минут саен ачыга,
Көчәнә һичбер юкка,
Канатлары үкерә,
Мисалы ач карчыга.
Җил-җил арба, җил арба,
Җиде дәрья кич, арба,
Җиде елга эч, арба,
Бер табак он бир, арба.
Тегермән канатлары
Дүрт кодагый,
Берсен-берсе куалар,—
Җитә алмыйлар.
Дүрт ага тау менешә,
Берсе менә, берсе төшә,
Ардым-талдым, диешә.