Ильсия Бадретдинова «Кризис эстраданы чистарта»

Үзенчәлекле җырлар башкаруы белән халыкта кызыксыну уяткан Илсөя Бәдретдинова һәрвакыт тамашачы алдында. Аның концертлары Татарстан җирлегендә генә түгел, күрше өлкәләрдә дә еш оештырыла. Безнең редакция  җырчыга берничә сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Илсөя аларга бик теләп җавап бирде. 

— Илсөя, кайберәүләр сине «бунтарь җырчы» дип бәяләде, бу фикергә үзең ничек карыйсың?

— Мин, үземне «бунтарь» дип атый алмыйм. Бары тик үземә кызык тоелган юнәлештә, үземә ошаган җырларны гына башкарам. Ә бунтарьлыкка килгәндә... Үз күзләрең белән күреп торган җитешсезлекләрне туры итеп әйтү — бунтарьлык түгел, һәр нормаль кешенең үз позициясе булырга тиеш дип саныйм мин.

— Бүгенге көн эстрадасында нәрсәләрне үзгәртер идең?

— Телибезме без, юкмы, бүген татар эстрадасы тирән кризиста. Туйды халык бөтенесеннән дә... Зур исемнәргә лаек булган җырчылар да дуслары, танышлары аша зал тутыра, халык җыя. Хәтта кайбер очракларда бушка тараткан билетларга да халык концертка килми. Шушы хәлдә калмас өчен, сәхнәгә чыгуның беренче көннәреннән үк без бары тик ачык кассага гына эшләү принцыбын куйдык. Тулы заллар күп булды, ләкин ярты зал гына тутырган очраклар да шактый. Барыбер тулы көчкә эшләргә тырышабыз. Бүгенге сәхнә кризисы үзенә күрә бер чистарыну чоры ул. Шушы бер- ике елда сәхнәдә кайсыбыз каласын халык үзе хәл итәчәк. Ә без нидер теләп кенә бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Эшләргә кирәк! Нинди генә юнәлештә, нинди генә стильдә булмасын - бар көчеңне биреп эшләргә кирәк.

— Белүемчә, син башлыча, ирең Илфак Шиһаповның җырларын башкарасың. Үзең заказ бирәсеңме әллә ул тәкъдим итәме?

— Тәкъдим итә. Илфак җырларыннан башка мин күп кенә халык җырларын да башкарам. Монда инде кайсысы күңелемә ята. Беркайчан да менә бу җыр уңышлы дип әйтмибез, үзебезгә ошаганны сайлыйбыз. Шуңа күрә кайбер әсәрләрне халык кабул итеп тә бетерә алмый кебек.

— Илсөя, синең репертуарда бүтәннәр башкармаган халык әсәрләре дә бар. Ә аларны кайдан эзләп табасыз?

— Төрлечә була. Әйтик, «Станок» җырын Питрәч районында Керәшен Сәрдәсе авылында ишеттек. «Безнең ил» җырын - Мамадыш районында. Менә хәзер өр-яңа бер җырны (ул «Париж» дип атала) Геннадий Михайлович Макаров тәкъдим итте. Ул эзләп тапкан нагайбәкләр җыры ул. «Во поле береза стояла» дигән җырны без гомер буе урыс халык җыры дип белдек. Ә бит аның авторы татар кешесе Нигъмәт Мисаил улы Ибраһимов. Әлеге җыр ХIX гасыр башында язылган. Хәзер Илфак шуны татарчага тәрҗемә итте. Ул да безнең репертуарда.

— Шактый гына тамашачыда кызыксыну уяткан «Президентка хат» җырының тарихы нинди? Гомумән, киләчәктә синең репертуарда мондый эчтәлектәге әсәрләр булачакмы ?

— «Президентка хат» җыры ул бер газетаның укучылары тарафыннан редакциягә юлланган хат. Дөресрәге, шул хаттан чыгып язылган җыр. Тормышыбызда әллә ни үзгәрешләр күренми, шуңа күрә андый эчтәлектәге җырлар әледән-әле булып торыр кебек.

— «Мишәрем» җыры халык арасында каршылыклы фикер уятты. Бу җыр милләтне тарката, диючеләр дә очрый. Ә үзеңнең фикерең ничек?

— Бу җыр милләтне тарката дип әйтүчеләрне мин аңлы кешеләр дип санамыйм. Мишәрләр татар атамасын иң беренче күтәрүчеләр һәм минем әле үз гомерендә үзен татар түгел дип санаган мишәрне очратканым юк. Гафу итегез, ниндидер тилеләр үзләрен болгар дип язып һәм санап йөри. Менә болар, чыннан да, милләтне таркатырга тырышучылар.

 

Мөршидә Кыямова / Интертат

Отзывы

5 Stars
Отличный концерт, прекрасная запись, замечательный голос Салавата! Великолепные песни на татарском языке!

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top