“ИлГэр” булып чыкмакчы идем...

Татар эстрадасына аяк басуына әле нибары 6 гына ел, ә ул инде шул вакыт эчендә ике альбом — «Аңламый бит шуны йөрәк» (2006 ел), «Яратам шул» (2008 ел) чыгарып өлгергән. Яшьтән үк «Сандугач», «Йолдызлык», «Сандугач керде күңелгә" җыр фестиваль-бәйгеләрендә чыныгу алган яшь җырчы ИлГәрәйнең 25 мартта Пирамида диско-клубындатәүге концерты булырга тора. Шул уңайдан үзенә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык.

Барысы да нәрсәдән башланды? Беренче тапкыр сәхнәгә кайчан мендең?

Беренче тапкыр 8 сыйныфта укыганда, ул вакытта хәтерләсәгез зәңгәр экраннарда «Сәлам юллыйм» тапшыруы бара иде, шунда җырладым, аннары Г. Сафинның «Соңгы кыңгырау» концерт-программасындаГабделфәт абыйның яшь чагы булып катнаштым… Менә шул иде тәүге адымнарым… Ә инде җитдиерәк адымнар университет елларында башланды…

Инде университет елларында ук яшьләр арасында танылып, бер генә түгел, хәтта ике альбомын чыгарырга өлгергән егеткә укыганда ничегрәк карыйлар иде?

Мактаганнары да булды, көнләшкәннәре дә… Ә альбом чыгару бүгенге көндә әллә ни зур резонанс тудыру түгелдер дип уйлыйм, кулыңда акчаң булса, җырламасаң да, җырчы ясый торган заманада яшибез бит без…

Үзеңә карата булган тәнкыйтькә ничек карыйсың?

Яратам тәнкыйтьне. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк, мине яратмыйлар дигән сүз, яратмыйлар икән, димәк, мине яратмаслык әйбер бар, димәк, миңа битараф түгелләр, бәлки, көнләшәләрдер дә… Аннары тәнкыйть дигән әйбер ике төрле була бит ул: ак тәнкыйть һәм кара тәнкыйть. Ак тәнкыйть дуслар, туганнар, якыннар тарафыннан синең иҗатыңны камилләштерү форсатыннан әйтелә һәм бу бик тә кирәк, ә кара тәнкыйть синнән көнләшүчеләр тарафыннан кимчелегеңне күреп алып, аны зурайтып, үзеңне мыскыллау форсатыннан кулланыла…

Гастрольләргә еш чыгарга туры киләме? Кайсы якларда булганың бар?

Санкт-Петербург, Мәскәү, Чаллы, Алабуга, гомумән, Татарстанның барлык районнарында да булырга туры килгәләде, бары тик Сабада гына булган юк, бу — мин булмаган бердәнбер район үзәге. Аларга да килеп чыгарбыз әле якын киләчәктә, Алла теләсә… Соңгы елларда игътибар иткәлим: татар филологиясе факультетыннан да хәйран гына җырчылар чыга башлады. Сез дә шул факультетны тәмамлагансың икән, җырчы булырга җыенгач, музыка факультетына керергә кирәк булгандыр, минемчә… Дөресен генә әйткәндә, бер дә уйламаган идем татар теле һәм әдәбияты белгече булырмын дип, әти-әни теләге буенча шулайрак килеп чыкты. Үземнең Мәдәният институтына яки театр училищисына керәсем килгән иде. Әйткәнемчә, татар теле һәм әдәбияты буенча китәргә туры килде, дөресрәге, мин Татар Дәүләт Гуманитар институтына гарәп, төрек, инглиз телләре буенча кергән идем, аннары безне куштылар да, белгечлегем әз генә үзгәреш алды. Ләкин үкенәм дип әйтә алмыйм, ни дисәң дә, сәнгать кешесенә татар телен, әдәби сөйләмне әйбәт белү бер дә артык түгел, кеше белән араллашканда да, сәхнәдә халык каршында үз-үзеңне тотканда да бик кирәк…

Икенче югары белем алу турында уйлаганыгыз юкмы? Әйтик, шул ук музыка белгечлеге буенча?

Музыка буенча китәргә төп-төгәл уйлаганым юк, әмма икенче югары белем кирәк дип саныйм, үзем бик теләп икътисад яки юридик факультетка керергә теләр идем. Ә җырлавым киләчәктә бары хобби гына булып калыр дип уйлыйм…

Нинди музыкант һәм шагыйрьләр белән эшлисең?

Хәйдәр Әхмәтшин, Илфат Мусин, Шамил Җиһангиров, Айдар Минһаҗев кебек шагыйрьләр, Зөфәр Хәйретдинов, Риф Әхмәтов, Булат Җиһаншин кебек музыкантлар белән эшләгәнем бар. Кайбер җырларымның авторы үзем, үзем дә җыр текстларын да, көйләр дә язгалыйм…

«ИлГәрәй» псевдонимын кем уйлап тапты? Ни өчен Илназ Гәрәев кенә булып калмадың?

Беләсеңме, мин җырлый башлаган чорда гына да эстрадада ике Илназ Гәрәев һәм бер Илнар Гәрәев бар иде. Радиода буталчыклар барлыкка килә башлады. Мин үзем ИлГәр булып чыгарга уйлаган идем инде, әлеге буталчыктан качар өчен, соңыннан «Курай"да эшләүче Гәбдерәхим абый ИлГәрәй дип тәкъдим итте, кыскасы, ул тапты миңа әлеге псевдонимны. Үземә дә ошады, шулай калдырырга булдым…

Җырчылар арасында үзләренең сайтларын булдыру ешайды? Сезнең сайтны кайчан күреп булыр икән?

Әйе, шәхси сайтым юк һәм аны булдыруның мәгънәсен дә күрмим. Беренчедән, аны тудыру өчен шактый гына акча кирәк, икенчедән, интернетта болай да аралашабыз, әйтик, www.vkontakte.ru сайтында. Ә шәхси сайт белән www.vkontakte.ru икесе дә нәкъ бер үк функция үтиләр: икесендә дә җырлар, фотолар, видеолар, үзең турында белешмә һ.б. һ.б. Хәтта әйтергә кирәк, бүгенге көндә www.vkontakte.ru шәхси сайтлардан күпкә көчлерәк…

Гомумән, интернетка мөнәсәбәтең? Яшьләрне боза дигән фикергә ничек карыйсың?

Кешенең үзеннән генә тора инде ул бозылу, чамасын белеп кенә кулланырга кирәк… Ә интернет, минем фикеремчә, бик тә кирәкле әйбер… Бер-берең белән тыгыз элемтәдә тору, бәйрәмнәр белән котлау, безгә — җырчыларга үзебезгә реклама ясау ягыннан да бик файдалы, гомумән, бүгенге заман кешесе интернетсыз күзалдына да китерүе мөмкин түгел…

Бүгенге татар эстрадасындагы җырчыларның кайсысын үзегезгә өлге итеп куя аласыз?

Яшь җырчылар арасында аерылып, яхшы бер баскычта тора торган кеше бар дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, бу — минем шәхси карашым, ләкин татар эстрадасында урта, олы буын җырчыларын алмаштырырлык, үзләрен сәхнәдә яхшы тота торган җырчылар күрмим. Залда халык тын гына утыра бит, менә шул халык көтмәгәндә җырчыны күтәреп алырга тиеш, ә ул һаман шул бер килеш утыра бирә, димәк, җырчы, халык аны бер дулкын шаукымы белән күтәрерлек итеп, күңелен ачып бирә алмый, бу бары җырчының гына гаебе…

Остазларыгз дип кемнәрне атар идегез?

Иң беренче чиратта Габделфәт Сафин, Салават, Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдиновларны атар идем, алардан менә чынлап та бик күп әйберләргә өйрәнеп була…

Әти-әниең җырлап йөрүеңә ничегрәк карый?

Әти еш кына, улым, эшкә урнашмадыңмы әле, һаман җырлап йөрисеңмени әле, дип сораштыргалый инде (көлә). Ә болай һәр уңышыма сөенеп, мораль яктан да, физик яктан да һәрчак ярдәм итеп торалар.

Җырлау сәләте кемнән килгән, нәселегездә бармы җырчылар?

Кечкенә чакта вокал дәресләренә йөргән идем, шунда ошап калды да аерыла алмадым. Болай әти — баянчы, әни дә бик матур җырлый, алардан да әзрәкүчкәндер инде…

Беренче концертың турында да берничә сүз әйтеп китсәң иде…

«Беренче концерт» дип әйтү дөрес үк булмас, бик зур яңгырый. Ә бу минем күбрәк үзем өчен генә, эксперимент та ясап карыйсы килә, күп җырларым яшьләргә адресланганга күрә, дискотека форматында эшләргә булдым. Халык күпме җыелыр, килерләрме? Программа үзе дә «ИлГәрәй дусларын җыя» дип атала, шунлыктан мине үз күрүчеләр, җырларымны яратучылар, дусларымны көтеп калам. Шулай ук биредә А.Апанаева, Э.ЯрКәеф, Зиннур, Д.Курамшина, Б.Җиһаншин, А.Сагиров, И.Мостафин һ.б.һб.ларның булулары да көтелә. Һәрхәлдә килгәннәр әлеге кичтән бер кочак позитив энергия җыеп кайтып китәчәкләренә иманым камил.

Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, Илназ! Иҗади башлангычлары дәвамлы булсын!

Тулы исеме: Гәрәев Илназ Рәхимулла улы

Белеме: ТДГПУның татар филологиясе факультеты

Туган көне: 1986 елның 28 мае

Яраткан ризыгы: өчпочмак, чәк-чәк, кызган бәрәңге белән тавык

Яраткан эчемлеге: компот, сөтле чәй

Яраткан төсе: зәңгәр һәм кызыл

Яраткан киеме: кәефкә һәм ситуациягә карап

Гаилә хәле: өйләнмәгән

Тормыш девизы: «Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк!»

Алинә Бикмуллина (Булмас.ру)

Отзывы

5 Stars
Потрясающий певец, великолепный концерт. Был лично на этом мероприятии, и купил дивиди, чтобы смотреть дома с семьёй. Бик яхшы малай! Буду ждать новых сезонов, выпускайте больше таких талантливых татар.

Клубы

 
Рейтинг@Mail.ru Отзывы покупателей
Top