DJ Radik «Минем доньям»

02.08.2007 г.
DJ Radik / Радик Яруллин – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче музыкант, җырчы, dj, mc, күпсанлы конкурслар лауреаты. «Минем дөньям» - аның өченче альбомы. Бу диск шактый уңай фикер калдырды, «кабызды». Радик профессиональ вокалист, шуңа күрә җырлау осталыгы, манерасы турында бары яхшы сүзләр генә әйтә алам. Җырларны «Мәскәу акценты» белән башкару, иҗат үрнәкләрен бизәүче бер «кокс» булып тора. Мәскәү студияләренең күпкә яхшырак җиhазланылуы hәрбер тректа сизелә: яздыру, сведение, мастеринг бик профессиональ эшләнгән, барлык инструментлар - «яңгырый». Гөмүмән, музыкаль продукт җитештерү инженериясе, культурасы монда бик югары дәрәҗәдә. Трекларда миңа funk-бас, скрипка партияләренең оста кулланылуы, «бочка»ларның тирән, тыгыз пульсациясе, бас линиясендәге groove'лар бик ошый. Җырлар «тере» кабул ителә. 4нче тректагы электро-гитараларның гына үтә синтетик яңгыравы ошамады.

Бу дискта шактый үзенчәлекле әсәрләр бар. Әйтик, Мәскәү яшьләренең иң яраткан җырлары – «Туган авылым». Минем фикеремчә, бу җыр альбомның иң яхшы җыры түгел. Моны кайбер сорау алышулар да раслый. Казан кызларына күбрәк «Сиңа ашкына күңел», «Саубулыгыз кызлар» кебек әсәрләр ошый, ә егетләр күбрәк «Зөлфия-Голчатай» белән «Минем дөньям»ны үз итәләр. «Минем дөньям» - David Guetta’ның «The world is mine» (Fuck me I’m famos mix) энергетигы. Оригиналдан аермалы буларак, бу җыр «яшьүсмер» тавышы белән башкарылса да, көчле яңгырый. Шәп хитны бернәрсә белән дә бозып булмый! «Кая ашыгасың?» (DJ Radik feat. Venus). Бу җырны мин 2006 елның иң яхшы татар клуб хиты дип атар идем. Тwisted hәм Italo disco үрнәкләренә нигезләнгән бу «хаус»-трек татар аудиториясендә генә түгел, ә рус клубларында да яхшы кабул ителә. Татар телен белмәгән рус яшьләре аны чит ил хиты дип кабул итәләр(!). Узем тикшергәнем бар.

Нәтиҗәдә, ди-джей Радикның бу альбомы - музыкаль яктан иң сыйфатлы, заманча яңгырашлы релизларның берсе. Клуб мөдирләре hәм татар ди-джейлары арасында ул бик тиз популярлык казанды. Ә татар клубында уңышлы кичә үткәрү өчен нәрсә кирәк? Дөрес, бер-ике клуб хиты кушылган сыйфатлы «попса». Менә ул - дискотекалар өчен әзер «плей-лист».

Татарский хит!Минем доньям
Минем доньям

Иң шәп җыр: «Кая ашыгасың?», «Сагындым»
Иң начар җыр: -
Нәтиҗә: * * * * *- эчтәлек // * * * * * - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить










Обратите внимание
Татарский хит!«Сорнай» фольклор ансамбле
«Сорнай» фольклор ансамбле
140 руб
Татарский хит!«Карсылу хэм жиде кэрлэ» (Белоснежка)
«Карсылу хэм жиде кэрлэ» (Белоснежка)
255 руб
Татарский хит!«Кара бумер» рус хитлары татарча!
«Кара бумер» рус хитлары татарча!
140 руб
«Казан сираталары»
«Казан сираталары»
255 руб

Татарский хит!Яшик эле!
Яшик эле!
175 руб
Татарский хит!Явызлык фэрештэсе
Явызлык фэрештэсе
140 руб
Татарский хит!Эссе
Эссе
140 руб
Футболка «Kazan (Казань)»
Футболка «Kazan (Казань)»
650 руб

Ваша корзина

пока пустая... Можете купить себе татарскую футболку!
Бестселлеры
01 CDA «23 сезон»
02 CDA Салават «22 сезон»
03 DVDK 1500 песен! Татар жырлары (караоке)
04 CDA Туган тел («Родная речь»)
05 BOOK Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь
06 DVD Вакыт машинасы (Уразова+Хакимов)
07 DVD «Оч аяклы ат»
08 DVD «Карсылу хэм жиде кэрлэ» (Белоснежка)
09 DVD Зулейха (Zoleyha)
10 DVD «Абый белэн сенел» (Нигматуллины)
11 DVDK Салават «Монлы язмышым» 100 караоке!
12 CDA Мэхэббэт кыллары
13 BOOK «Моабитские тетради» (Муса Джалиль)
14 DVD «Сабантуй кунаклары» Г.Уразова, И.Хакимов
15 DVD Жырламый тузеп кара (Best!)
16 CDA Ярату
17 MP3 Ильхам Шакиров — Жырланмаган эле безнен жыр
18 BOOK Русско-Татарский словарь (30000 слов)
19 CDA Хаман истэ
20 CDA Сагынма жимешем
Случайные
Татарский хит!«Сорнай» фольклор ансамбле
«Сорнай» фольклор ансамбле
140 руб

Татарский хит!«Кунакка килегез!» Р.Миннуллин
«Кунакка килегез!» Р.Миннуллин
120 руб

Татарский хит!Яшэу яме (50 клипов)
Яшэу яме (50 клипов)
200 руб

Наши блоги

   

Поиск по товарам
Татарский магазин
Музыка на CDВидео на DVDMP3 дискиТатарча караокеТатарские книгиСувенирыЗолото, сереброВидео (VHS)КассетыАк Барс, РубинДля детейИслам




Татарский интернет-магазин