Idelia – «Галэмгэ…»

02.08.2007 г.
Минемчә, стилистик яктан eurotrance юнәлешендә эшләнгән «Галәмгә» альбомы, 2006 елның ин көчле релизларының берсе, аеруча татар бию музыкасы өлкәсендә. Иң беренче чиратта дискның тышлыгына игътибар итәсең! Югары сыйфатлы полиграфия, «тәмле» фотоларhәм оста эшләнгән тышлык дизайны - дискны кулга алу белән аны сатып аласы килә! Тышлыкка чыгарылган дизайн алымнары дискка тупланган жырларның дәвамы булып тора, кебек. Минем тәмгә, бу елның ин яхшы тышлыгы!

Альбомга 14 юл кергән (8 җыр татарча, 3 җыр инглиз телендә, 2 remix, 1 караоке). Жырларның аранжировкалары югары дәрәҗәдә hәм Россия, чит ил проектларыннан ким түгел. Шик юк, «Галәмгә» - Иделиянең генә түгел, ә проектныңсаунд-продюсеры Альберт Зыятдиновныңда зур уңышы. Сизелә, бу альбомны эшләгәндә А.З. барлык осталыгын, сәләтен, бай тәҗрибәсен җигеп эшләгән. Көчле аранжировкалардан тыш, җырлар эчке динамикасы, заманчалыгы, гадилеге, әмма шул ук вакытта тирәнлеге белән аерылып тора. Иделия – татар эстрадасында шактый сексуаль, ачык янгырашлы тавыш иясе. Шуна да треклар, үзләренең trance катгыйлыгына карамастан, жиңел, йомшак яңгырый. Альбом чыкканчы ук, Иделиянең җырларын мин клубларда уземнең set’ларда еш кулландым hәм биючеләрнең бу әсәрләргә битараф калмавын кузәттем. Әле куптән түгел, Питер клубларының берсендәмин Иделиянең икенче альбомына керәчәк r’n’b хитын уйнаган идем. Питерның гламур ияләре аны ишетеп, тирән ләззәткә күмелделәр. Минемчә, бу диск hәрбер татар меломанының коллекциясендә булырга тиеш! Бәясе күпме булса да, алыгыз – үкенмәссез.

Татарский хит!Галэмгэ
Галэмгэ

Иң шәп трек: «Ай чакыра», «Галәмгә»
Ин начар трек: –
Нәтиҗә: * * * * * - эчтәлек //  * * * * * - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить










Обратите внимание
Татарский хит!«Кэмит клуб» татар ыстайл
«Кэмит клуб» татар ыстайл
200 руб
Яна таннар котэ
Яна таннар котэ
140 руб
Юбилейный концерт
Юбилейный концерт
255 руб
Татарский хит!Этэчсез иртэ ни китерэ?..
Этэчсез иртэ ни китерэ?..
200 руб

Татарский хит!Салаватта кунакта (19 сезон)
Салаватта кунакта (19 сезон)
140 руб
Татарский хит!Общага
Общага
200 руб
Мэхэббэт булмаса доньяда
Мэхэббэт булмаса доньяда
255 руб
Мин сине яратам
Мин сине яратам
195 руб

Поиск по товарам
Татарский магазин
Музыка на CDВидео на DVDMP3 дискиТатарча караокеТатарские книгиСувенирыЗолото, сереброВидео (VHS)КассетыАк Барс, РубинДля детейИслам




Татарский интернет-магазин