Булат Жиханшин «Энкэемэ булэгем»

02.08.2007 г.
Интернет челтәрендә Булатны «татар r’n’b йолдызы» дип йөртәләр. Әйе, «Мең мәртәбә» җыры Булатка бу «исем»не яулар өчен яхшы этәргеч булды. Бу альбомда да r’n’b-га якын булган ике-өч җыр бар. Шулай да, Булатның «Әнкәемә буләгем» альбомы язылган җырларның кәефе, хәләте ягыннан аның дебют альбомының туры дәвамы булып тора кебек. Күрәсең, Булат Җиhаншинның яраткан ел фасылы – көз. Булатның икенче альбомы да бик меланхолик рухта иҗат ителгән. Хәтта, альбомны тыңлый-тыңлый елыйсы килә башлый. Минем тәмгә, күпчелек җырларга ирләр җитдилеге, катгыйлыгы җитми - әсәрләр артык йомшак, «елак». Теләр теләмәс «трагедия куп була башласа, комедиягә әверелә» дип әйтәсе килә.

Булатның социаль мәсьәләләргә игътибар итүе – мактаулы күренеш. Бүгенге көндә мондый җырларны сирәк җырчы башкара. Ләкин, бу җырлар Булатның «фирменный» яңгырашыннан бик ерак торалар, әйтерсең, алар башка жырчы репертуарыннан алынган, яисә башка җырчы репертуары өчен язылган. Шуңа да, алар альбом эчендә түгел, ә альбомнан тыш, «бонус»лар рәвешендә теркәлсә, дөресрәк, уңышлырак булган булыр иде. Гомүмән, альбомга уйланылган режиссура җитми – җырлар дискта очраклы рәвештә тезелгән дигән уй туа. Дискның беренче яртысы, шактый моңсу булса да, заманча яңгырый. Бу җырларны Булат язганы, аның «фирменный» яңгырашы аерым ачык сизелеп тора. Ә җиденче тректан башлап дискның кәефе юк дәрәҗәсенә төшә. Дискның тулы кабул ителүен язма азагында тәкъдим ителгән бер-ике дәртле җыр да коткара алмый, хәтта. Аннан, яздырылган җырларның полистилистик, жанрларның күптөрле булуы да бу уйны көчәйтә генә. R’n’b, dance, 70-нче еллар стилизациясенең, «елак» балладаларның, көнчыгыш ритмнарының бергә кушылуы бары быламык китереп чыгара.

Альбомны тыңлап чыкканнан соң күп сораулар туды. Кем өчен бу диск, бу альбом? Урта буын тыңлаучылары Булатны «үз» итә алырлармы? Мөгәен, бу альбомга алар игътибар да итмәс. Ә яшьләрне нәрсә кызыксындыра алыр? Ике-өч «жанр»лы җыр? Ни өчен Булатның башка җырчылар өчен эшләгән аранжировкалары, ремикслары үз материалына караганда күпкә көчлерәк чыга? Ни өчен альбомда бер-берсе белән тәңгәлләшә алмаган стилистик бизәлешләр кулланылган? Нәтиҗәдә, сезгә дә түгел, безгә дә түгел… 

Энкэемэ булэгем
Энкэемэ булэгем

Иң шәп җырлар: «Диңгез», «Сине уйлыйсым килә»
Иң начар җырлар: «Ветераннар», «Ятимнәр»
Нәтиҗә: * * * - эчтәлек //  * * * *   - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

 

Комментарии 

 
0 #1 Надежда 03.12.2007 12:01
Скорее всего, эту статью написал человек, у которого много стереотипов, зацикленный на клубной или рок музыке. Даже я - русская "наполовину" понимаю татарский менталитет. Зиганшин - молодец! Хороший альбом!
Цитировать
 
 
0 #2 Монир 03.12.2007 16:19
Молодец, Булат !!! Шэп альбом !!! Торле стиллэрдэ эшли белэсен !!!
Цитировать
 
 
0 #3 Сиринэ 10.04.2009 20:28
Булат - молодец, сине 40 яшьлек эни дэ мин дэ (14яшь) бик яратабыз жырларынны, тагы матур жырлар котеп калабыз, килэчэктэ унышлар!
Цитировать
 
 
0 #4 Сәнифә 27.04.2009 14:50
Исәнмесез! Ядегәрдә булган концертыгыз бик яхшы булды. Сез иң яхшы җырчы!
Цитировать
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить










Обратите внимание
«Якты кул буе» Абдулла Алиш
«Якты кул буе» Абдулла Алиш
95 руб
Татарский хит!«Коръэн» (Коран на татарском языке)
«Коръэн» (Коран на татарском языке)
1100 руб
Татарский хит!«Бер тауда — ун чишмэ» Рабига Сибгатуллина
«Бер тауда — ун чишмэ» Рабига Сибгатуллина
175 руб
Яши алмам синсез...
Яши алмам синсез...
140 руб

Татарский хит!Ялгыз калган яшьлек
Ялгыз калган яшьлек
255 руб
Эх, биик эле!
Эх, биик эле!
140 руб
Хэйлэсез донья файдасыз
Хэйлэсез донья файдасыз
200 руб
Татарская народная сказка «Белый волк»
Татарская народная сказка «Белый волк»
200 руб

Ваша корзина

пока пустая... Татарское караоке на DVD посмотрите?
Бестселлеры
01 CDA «23 сезон»
02 CDA Салават «22 сезон»
03 DVDK 1500 песен! Татар жырлары (караоке)
04 CDA Туган тел («Родная речь»)
05 BOOK Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь
06 DVD Вакыт машинасы (Уразова+Хакимов)
07 DVD «Оч аяклы ат»
08 DVD «Карсылу хэм жиде кэрлэ» (Белоснежка)
09 DVD Зулейха (Zoleyha)
10 DVD «Абый белэн сенел» (Нигматуллины)
11 DVDK Салават «Монлы язмышым» 100 караоке!
12 CDA Мэхэббэт кыллары
13 BOOK «Моабитские тетради» (Муса Джалиль)
14 DVD «Сабантуй кунаклары» Г.Уразова, И.Хакимов
15 DVD Жырламый тузеп кара (Best!)
16 CDA Ярату
17 MP3 Ильхам Шакиров — Жырланмаган эле безнен жыр
18 BOOK Русско-Татарский словарь (30000 слов)
19 CDA Хаман истэ
20 CDA Сагынма жимешем
Случайные
Татарский хит!«Гашыйк итеп сакла син» Г.Уразова, И.Хакимов
«Гашыйк итеп сакла син» Г.Уразова, И.Хакимов
175 руб

Якты юл
Якты юл
175 руб

Футболка «Kazan (Казань)»
Футболка «Kazan (Казань)»
650 руб

Наши блоги

   

Поиск по товарам
Татарский магазин
Музыка на CDВидео на DVDMP3 дискиТатарча караокеТатарские книгиСувенирыЗолото, сереброВидео (VHS)КассетыАк Барс, РубинДля детейИслам




Татарский интернет-магазин