ШаКур – «Мин котэрмен…».

02.08.2007 г.
Дөресен әйтергә кирәк, мин рэпны тирән яратучылардан түгел. Әмма бу жанрның татар музыкасына килеп керүе мине бик тә шатландыра. Татар җыр сәнгатенә хас булмаган музыка юнәлешләре, «масса»лар моны телиме теләмиме, кечкенә адымнар белән булса да, үз урыныннарын билгели башладылар.

Альбомның тышлыгын бизәү уе миңа ошады, эшләнеше – юк. Тышлыкның фронт-ягындагы логотип тырышлык белән ясалса да, минем тәмгә, готик шрифтлы хәрефләр гарәп бизәкләре hәм көнчыгыш розеткалары белән диссонанска керә. Уч астына Photoshop программасы ярдәмендә салынган «типа тату» тышлыкның стилистик бизәлешен «арзанайта», тәмсезләндерә. Дискны ачкач, тышлыкның эчке өлешендә hәм дискның үзендә, готик шрифт белән язылган тагын бер лого төшерелгән. Ә тышлыкның арткы ягы, гөмүмән, башка стильдә эшләнгән. Бер альбомга ике логотип, бер тышлыкка өч стилистик алынма нәрсәгә?

Рэп – «туры сукалаучылар», хак сөйләүчеләр музыкасы. Ләкин, «Мин көтәрмен» альбомы – рэп-музыканың иң йомшак чагылышы. Шәкүрнең рэп-текстлары «йомшак» җөмләләрдән, юаш фикерләрдән, мәхәббәт газапларыннан төзелгән. «Зур» рэперларга хас булган дөреслекне катгый яклау, сүз ярдәмендә протест белгертү, социаль көрәш кебек күренешләр бары тик бер генә юлда («Соңгы көннәр») ассызыклана. Шулай да, текстларда Шәкүрнең романтик эчкерсезлеге ошады. Тулаем алганда, альбом лирикага бай, шактый тыныч кабул ителә. Моны чакырылган башкаручыларның катнашуы белән дә аңлатып була. Алар исемлегендә С.Билалова, Мәликә, Ittifaq, Р.Гыйләҗева h.б.

Шунысы кызыклы, альбомны фон рәвешендә тыңлаганда, кайбер треклар француз рэпын хәтерләтә – Шәкүрнең уку интонациясе, манерасы Америка рэперларына түгел, ә афрофранцузларга якын. Музыкаль бизәлешкә килгәндә, фонограммаларга агрессивлык, dj-scratch’лар, «кара» музыка рухы җитеп бетми, әмма беренче рэп тәҗрибә өчен, алар яраклы. Гөмүмән, «Мин көтәрмен» - татар музыка индустриясендә беренче рэп альбом, беренче тәҗрибә hәм аны шактый уңышлы дип бәяләргә мөмкин.

Дискта, альбомга исем биргән 1 мин. 2 сек. озынлыктагы, яшерен юл бар. Бу трекның барлыгы җырлар исемлегендә теркәлмәгән, ләкин альбомны азагына хәтле тыңлаучылар аны ишетә алачак.

Татарский хит!Мин котэрмен...
Мин котэрмен...

Иң шәп җыр: «Соңгы көннәр», «Дөнья, тукта»
Иң начар җыр: «Көнләшү», «Туган көн»
Нәтиҗә: * * * * - эчтәлек // * * *    - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»

 

Комментарии 

 
0 #1 Timur 31.12.2007 15:58
Tatarlar - alg'a !!!
Цитировать
 
 
0 #2 Ильнур 08.03.2008 11:58
удалось послушать рэп! Шакур - супер!!!!
Цитировать
 
 
0 #3 ТИМУР 22.11.2008 19:28
скиньте пожалуйста срочно сайт шакура где можно скачать песни шакура без слов как караоке заранее спасибо!
Цитировать
 
 
0 #4 эльмира 01.04.2009 14:11
синен жырларын мина бик тэ ошый!!!!татарла р арасында да дореслек турында жыр кузгалтучы булыр дип хич уйламаган идем. МОЛОДЕЦ! :roll:
Цитировать
 
 
0 #5 malai 12.09.2009 18:15
спасибо
Цитировать
 
 
0 #6 Shakur 20.10.2009 21:05
Shakur alga
Цитировать
 
 
0 #7 Татар малае 26.12.2009 18:24
Где можно найти песню Шакура "Бу бер шанс"? :cry:
Цитировать
 
 
0 #8 рәхмәт 24.02.2010 09:54
рэпер Шакур рәхмәт :lol: мин татарча сөйләшмим! сез мине аңлыйсызмы?
Цитировать
 
 
0 #9 Ильвирка 10.08.2010 01:38
:-*Шакур мин сине бик яратып тынлыйм :roll: Ну и конечно же жду от тебя новых песен :-* :D
Цитировать
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить










Обратите внимание
«Якты кул буе» Абдулла Алиш
«Якты кул буе» Абдулла Алиш
95 руб
Татарский хит!«Оч аяклы ат»
«Оч аяклы ат»
255 руб
Татарский хит!«Мои игрушки — Минем уенчыкларым»
«Мои игрушки — Минем уенчыкларым»
50 руб
Яшьлегем чишмэлэре
Яшьлегем чишмэлэре
140 руб

Татарский хит!Улмэс Кащей экияте (Сектор газа)
Улмэс Кащей экияте (Сектор газа)
140 руб
Татарча шансон
Татарча шансон
140 руб
Татар жыры, Музыкаль олимп (4-й день)
Татар жыры, Музыкаль олимп (4-й день)
140 руб
Татар жыры, Йолдызлар фабрикасы - 2006
Татар жыры, Йолдызлар фабрикасы - 2006
200 руб

Поиск по товарам
Татарский магазин
Музыка на CDВидео на DVDMP3 дискиТатарча караокеТатарские книгиСувенирыЗолото, сереброВидео (VHS)КассетыАк Барс, РубинДля детейИслам




Татарский интернет-магазин