«Эссе». Первый альбом.

02.08.2007 г.
«Гламур» сүзен мин яратмыйм. Соңгы вакытта бу сүзнең төп мәгънәсе тирәннән  үзгәрде – ул алкоголь, тәртипсез секс, азгынлык, җиңел тормыш синонимына әверелде. Тик, бу проектка килгәндә, бу сүзне, курыкмый кулланырга мөмкин. Тышлыктан затлы егетләр елмая (туташларга алар ошарга тиеш). Ә миңа тышлыкның стилистик эшләнеше ошады. Караңгы төсләр кулланылса да, бу караңгылыктан ниндидер яктылык бөрки. Шәп фотолар! Сизелә, фотосессия оста эшләнгән, стилистик бизәлеше уйланылган.

Дискка тупланган музыкаль материал да мине шатландырды. Нияз - зур талант. Узе шактый яшь булса да, байтак тәҗрибә туплаган, музыкаль тәмнәре формалашкан музыкант. рhр ррh  Егетләрнең тавыш мөмкинлекләре киң, аларның кушылуы эмоциональ, тирән яңгыраш бирә. Кызларны гашыйк итәрлек чын ир-егетләр тавышы! Аранжировкаларның структурасы гади булса да, алар бай, «тыгыз» яңгырый. Бер альбомга кергән «кайнар хитлар» саны буенча «Эссе», шулай ук, алдынгылар арасында. «Китәр борчуларың» эксперименталь җыр булып килеп басты. Юк, җырның формасы ягыннан түгел, эчтәлеге ягыннан. Эстраданы басып алган туган як hәм туган көннәргә багышланган җырлардан соң, бу текст ниндидер бер саф җил кебек кабул ителә. Гомумән, җыр текстлары позитивлык hәм эчкерсезлек белән аерылып торалар (зур рәхмәт Голназ Гариповага). «Бөдрә таллар» җырын аерым телгә алырга кирәк. Ул классик хитны заманча яңгырашлы альбомга оста урнаштыру мисалы булып тора. Бу юлда миңа тик электрогитараның, черкидәй «безелдәве» ошамады. Бэлки, гитараның блюзга якын яңгырашы урынлырак булыр иде?!… Ә «Умырзая» җыры бу альбомда чит җыр кебек кабул ителә. Ул башка җырчы репертуарыннан (Хәсән Усманов) алынган, башка социаль катлам тамашачылар өчен язылган.

Тулаем алганда, диск уңай фикер калдырды. Соңгы ярты ел эчендә дөнья күргән «поп»-релизлардан мин аны иң сыйфатлысы дип атар идем. Һәр яктан килгән, уңышлы, сыйфатлы альбом. Киңәш итәм!

Татарский хит!Эссе
Эссе

Иң шәп җыр: «Тамчы», «Китәр борчуларың», «Күренмә күземә», «Сине көткәнмен», «Күз кысып карасаң», «Алмаштырмыйм»
Иң начар җыр: «Карасаң, коелам», «Умырзая»
Нәтиҗә: * * * * * - эчтәлек //  * * * * *  - тышлык, сыйфат

Нур Алиеff, «AzaN Project»
www.azanproject.ru

 

Комментарии 

 
+1 #1 ЛЮЦИЯ 20.09.2008 21:33
МИН АЛАРНЫ БИК ЯРАТАМ :-)
Цитировать
 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить










Обратите внимание
Якты телек
Якты телек
140 руб
Татарский хит!Эй, жир шары!
Эй, жир шары!
140 руб
Татарча солянка 2010
Татарча солянка 2010
255 руб
Татар халык экиятлэре
Татар халык экиятлэре
140 руб

Татар халык жырлары
Татар халык жырлары
140 руб
Татар жыры 2008: Жанлы концерт (2CD)
Татар жыры 2008: Жанлы концерт (2CD)
200 руб
Татар жыры 2006 (2CD)
Татар жыры 2006 (2CD)
200 руб
Сине курсэм
Сине курсэм
140 руб

Ваша корзина

пока пустая... Ринат Рахматуллин выпустил новый альбом!
Бестселлеры
01 CDA «23 сезон»
02 CDA Салават «22 сезон»
03 DVDK 1500 песен! Татар жырлары (караоке)
04 CDA Туган тел («Родная речь»)
05 BOOK Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь
06 DVD Вакыт машинасы (Уразова+Хакимов)
07 DVD «Оч аяклы ат»
08 DVD «Карсылу хэм жиде кэрлэ» (Белоснежка)
09 DVD Зулейха (Zoleyha)
10 DVD «Абый белэн сенел» (Нигматуллины)
11 DVDK Салават «Монлы язмышым» 100 караоке!
12 CDA Мэхэббэт кыллары
13 BOOK «Моабитские тетради» (Муса Джалиль)
14 DVD «Сабантуй кунаклары» Г.Уразова, И.Хакимов
15 DVD Жырламый тузеп кара (Best!)
16 CDA Ярату
17 MP3 Ильхам Шакиров — Жырланмаган эле безнен жыр
18 BOOK Русско-Татарский словарь (30000 слов)
19 CDA Хаман истэ
20 CDA Сагынма жимешем
Случайные
Татарский хит!«Эбилэргэ ни житми» спектакль
«Эбилэргэ ни житми» спектакль
255 руб

Татарский хит!«Моабитские тетради» (Муса Джалиль)
«Моабитские тетради» (Муса Джалиль)
850 руб

Татарский хит!«Кара кузлэрен» рус хитлары татарча!
«Кара кузлэрен» рус хитлары татарча!
175 руб

Наши блоги

   

Поиск по товарам
Татарский магазин
Музыка на CDВидео на DVDMP3 дискиТатарча караокеТатарские книгиСувенирыЗолото, сереброВидео (VHS)КассетыАк Барс, РубинДля детейИслам




Татарский интернет-магазин