|
Булат Жиханшин
|
|
Интернет челтәрендә Булатны «татар r’n’b йолдызы» дип йөртәләр. Әйе, «Мең мәртәбә» җыры Булатка бу «исем»не яулар өчен яхшы этәргеч булды. Бу альбомда да r’n’b-га якын булган ике-өч җыр бар. Шулай да, Булатның «Әнкәемә буләгем» альбомы язылган җырларның кәефе, хәләте ягыннан аның дебют альбомының туры дәвамы булып тора кебек. Күрәсең, Булат Җиhаншинның яраткан ел фасылы – көз. Булатның икенче альбомы да бик меланхолик рухта иҗат ителгән. Хәтта, альбомны тыңлый-тыңлый елыйсы килә башлый. Минем тәмгә, күпчелек җырларга ирләр җитдилеге, катгыйлыгы җитми - әсәрләр артык йомшак, «елак». Теләр теләмәс «трагедия куп була башласа, комедиягә әверелә» дип әйтәсе килә. |
|
Подробнее...
|
|
|
Шакур
|
|
Дөресен әйтергә кирәк, мин рэпны тирән яратучылардан түгел. Әмма бу жанрның татар музыкасына килеп керүе мине бик тә шатландыра. Татар җыр сәнгатенә хас булмаган музыка юнәлешләре, «масса»лар моны телиме теләмиме, кечкенә адымнар белән булса да, үз урыныннарын билгели башладылар. |
|
Подробнее...
|
|
|
Ландыш Нигметжанова
|
|
Бу күзләрдә көчле эротизм бар! Ул миңа шундый тирән тойгылы караш белән карый… Үзе артыннан чакырган кебек. Чакыруны кабул итәм! Менә, диск кибет киштәсеннән минем коллекциямә күчә. Әйе, тышлыктагы күзләр күп кенә егетләрнең кесәләрен «чистартырга» сәләтле. |
|
Подробнее...
|
|
|
PUMA
|
|
Мондый проектларны бәяләргә шактый катлаулы. Үлчәүнең бер ягында – гонаhсыз сабый елмаюы, икенче ягында балалар иҗаты өчен сәер яңгырашлы җырлар. Яшь баланы рәнҗетәсе килми, ләкин, бу матур кызыкайның тавыш мөмкинлекләре чамалы булуы аерым ачык ишетелеп тора. Профессиональ эшем буенча миңа балалар иҗаты белән дә танышырга туры килә. Кайда ул талант ияләре, ник җырлый белүчеләр күренми-ишетелми, ник аларга эфир бирелми? Барысы да акчага гына кайтып каламы? |
|
Подробнее...
|
|
|
Эссе
|
|
«Гламур» сүзен мин яратмыйм. Соңгы вакытта бу сүзнең төп мәгънәсе тирәннән үзгәрде – ул алкоголь, тәртипсез секс, азгынлык, җиңел тормыш синонимына әверелде. Тик, бу проектка килгәндә, бу сүзне, курыкмый кулланырга мөмкин. Тышлыктан затлы егетләр елмая (туташларга алар ошарга тиеш). Ә миңа тышлыкның стилистик эшләнеше ошады. Караңгы төсләр кулланылса да, бу караңгылыктан ниндидер яктылык бөрки. Шәп фотолар! Сизелә, фотосессия оста эшләнгән, стилистик бизәлеше уйланылган. |
|
Подробнее...
|
|
|
Казан егетлэре
|
|
«Казан Егетләре»нең «Син икәнсең» (2005) альбомы татар альбомнары арасында минем иң яраткан дискларымның берсе. Шуңа да, егетләрнең яңа дискларын мин түземсезлек белән көттем. «Син икәнсең» альбомын тыңлаганда барлыкка килгән күтәренкелекне, югары инженерияле яңгырашны, искиткеч оста башкаруны, гаять матур музыкаль бизәкләрне, шәп аранжировкаларны яңа җырларда да ишетәсе килде… |
|
Подробнее...
|
|
|
Новости магазина
|
Нам 5 лет! Каждый покупатель вместе с заказом получает подарок от нашего магазина. В зависимости от суммы заказа Вы получите один из сувениров — сувенир-магнит, календарь, ручку, плакат, футболку или один из подарочных компакт-дисков. В акции участвуют ВСЕ заказы, сделанные до 1 сентября 2007 года. |
|
Подробнее...
|
|
|
Альбина Апанаева
|
|
Едва выйдя альбом стал супер-хитом, песни с него заполнили радио эфир всех татарских радио станций. Вашему вниманию Альбина Апанаева! |
|
Подробнее...
|
|
|
Диля Нигматуллина
|
|
Популярная татарская певица Диля Нигматуллина выпускает свой новый, второй по счету, альбом «Табалмассын яхшыракны». Диск содержит 13 песен, некоторые из которых уже полюбились татарской публике не меньше чем супер-хит с первого альбома «Бэллур савыт». |
|
Подробнее...
|
|
|
<< В начало < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > В конец >>
|
| Всего 82 - 90 из 197 |